Чәчәк атсын туган илебез

Категория: көе һәм сүзләре

Күпмилләтле тату гаилә булып,
Яшибез без татар илендә.
Дуслар белән көн дә сөйләшәбез
Бөек Тукаебыз телендә.

Күкләребез һәрчак аяз булсын,
Тыныч үтсен һәрбер көнебез.
Хөр күңелле тырыш халкы белән
Чәчәк атсын туган илебез.

Халкыбызның онытылмас тарихы
Рухландыра бөек эшләргә.
Бар нәрсәдән изге иле өчен
Килә һәркем Җирдә яшәргә.

Күкләребез һәрчак аяз булсын,
Тыныч үтсен һәрбер көнебез.
Хөр күңелле тырыш халкы белән
Чәчәк атсын туган илебез.

Көчебезне һич тә кызганмабыз
Изге Ватаныбыз хакына.
Көтә безне шаулы, даулы еллар,
Серле юллар алга чакыра.

Күкләребез һәрчак аяз булсын,
Тыныч үтсен һәрбер көнебез.
Хөр күңелле тырыш халкы белән
Чәчәк атсын туган илебез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »