Шахта (беренче вариант)

Китә җаныем, китә җаныем,
Китә җаныем Донбасска;
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.

Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең;
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик саргайсаң, нишләрсең?

Бик сагынсаң, бик саргайсаң, / Әгәр мине бик сагынсаң, /
Йөрәккәең тынмаса,
Сагынуларың чиктән ашса,
Чакыртырсың Донбасска.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (30 голосов)
« »