Синнән башка (беренче вариант)

Яшисе дә килми синнән башка
Бер яме юк кышкы көннәрнең.
Роза гөлем кышын чәчәк ата
Матурлыгын күрмим гөлләрнең.

Көтәсе дә килми синнән башка
Агачларның яфрак ярганын.
Язлар килгәч ничек юксынырмын
Синең бүләк сирень чәчәгең

Күрәсе дә килми синнән башка
Таң атуын, кояш чыгуын.
Көзләр килгәч ничек түзәрмен мин
Елав яңгыр яуган төннәрен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »