Синсез дә яшәп булмый

Табалмыймын эзләрең дә,
Томанлы ике күзем,
Сиңа дигән чәчәкләрне
Кочаклап калдым үзем.

Кулларымда сулды чәчәк,
Мәхәббәт кенә сулмый.
Яннарыңа да баралмыйм,
Синсез дә яшәп булмый.

Алган сулышны да сиңа,
Сулатырдай буламын.
Сиңа дигән гөлләр өчен,
Хәзер үзем сулармын.

Кулларымда сулды чәчәк,
Мәхәббәт кенә сулмый.
Яннарыңа да баралмыйм,
Синсез дә яшәп булмый.

Җаннарыңнан өметләрне
Аралап алалмадым.
Чәчәк итеп өзеп ташлар
Чарасын табалмадым

Кулларымда сулды чәчәк,
Мәхәббәт кенә сулмый.
Яннарыңа да баралмыйм,
Синсез дә яшәп булмый.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »