Изгеләр чишмәсе

Әниемнең бишек җырын көйләп
Туган якка ага чишмәләр.
Туган якның челтер чишмәләре
Балачакка алып китәләр.

Изгеләр чишмә суын эчәрмен,
Моңлы көйләрен отып җырлармын.
Туган ягымның изге чишмәсен
Йөрәк түреннән китми моңнарым.

Якын миңа изге туган телдән,
Туган илдән изге чишмәләр.
Туган якның челтер чишмәләре
Дөньяларын нурлы итәләр.

Изгеләр чишмә суын эчәрмен,
Моңлы көйләрен отып җырлармын.
Туган ягымның изге чишмәсен
Йөрәк түреннән китми моңнарым

Кызыктырма мине чит-ят җирләр.
Туган якта гомер каламы.
Әнкәм сөте кебек изге чишмә
Җыр-моңымны синнән аламын.

Изгеләр чишмә суын эчәрмен,
Моңлы көйләрен отып җырлармын.
Туган ягымның изге чишмәсен
Йөрәк түреннән китми моңнарым

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »