Абыйлар

Гомер йомгагы тәгәри
Без белмәгән якларга,
Үзең дә сизми каласың,
Илтә әллә кайларга.

Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым, җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гөмергә!

Дөнья серле, бик мәкерле…
Алда әллә ниләр бар?
Тайганда куллар бирүче
Әл дә сез бар, абыйлар!

Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым, җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гөмергә!

Бабамнардан мирас булып
Безгә туганлык калган.
Ялгыз үзе егылганда —
Егыла алмый өч таган!..

Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым, җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гөмергә!

Абыкайлар — җитез тайлар!
Сез — дөньяның тоткасы.
Бар кеше дә сезнең кебек
Изге җанлы булсачы!

Кайгыда да, шатлыкта да
Булсак иде гел бергә.
Абыйларым, җаныйларым,
Дөньяларны җимерттереп
Яшик әле гөмергә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (58 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »