Добавлено КуЗя в СБ, 12/03/2011 - 23:33
Матур җырдан гына тормый,
Гомерләрнең һәр көне.
Кечкәй генә шатлыктан да,
Эшлә, син бәйрәм үзең!
Кайгы хәсрәтләр дә узар,
Дуслар булса кайгырма!
Җыр-моңнардан,
Җан-дуслардан,
Ходай, безне аерма!
Болыт килер, яңгыр кояр,
Кояш чыгар азактан.
Кайгыларда, шатлыкларда,
Җан-дусларга җан атам.
Кайгы хәсрәтләр дә узар,
Дуслар булса кайгырма!
Җыр-моңнардан,
Җан-дуслардан,
Ходай, безне аерма!
Күктә кояш, һәрчак көләч,
Бәхет нурын өләшә.
Бәхетсез көннәр булмыйлар,
Ямь таба, белеп яшә!
Кайгы хәсрәтләр дә узар,
Дуслар булса кайгырма!
Җыр-моңнардан,
Җан-дуслардан,
Ходай, безне аерма!