Әй, язмыш, язмыш,
Туган җиремнең
Тугач та кергән
Миңа үз төсе.
Кая барсам да
Мин шат канатлы,
Ирекле, азат,
Һаман үз кеше.
Әй, язмыш, язмыш,
Теләмим башка,
Башка бер җәйне —
Мин үз җәемнән.
Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән.
Әй, язмыш, язмыш,
Ташлама читкә,
Читтә сулырмын
Кайгыдан, моңнан.
Аерма мине
Өй түремдәге
Миләшләремнән,
Каеннарымнан.
Бу җыр Билал Нуриәхмәтов, Гөлнара Мөхетдинова, Илнар Камалиев, Разия Гайнуллина, Әлфис Кыямов репертуарында бар
«
»