Кайтам Яңавылыма

Канатланып очып кайтам
Туган Яңавылыма.
Дәрт-дәрман бирә сулары
Сусаган җаннарыма.

Истә һаман болыныңда
Чабышкан колыннарың.
Сагындыра Чүмгәләк күл,
Җиләкле аланнарың.

Фатыйх абый кизләвенең
Сулары тәнгә сихәт.
Кипкән печән исләреннән
Җаннарга була рәхәт.

Истә һаман болыныңда
Чабышкан колыннарың.
Сагындыра Чүмгәләк күл,
Җиләкле аланнарың.

Уңган ул-кызлары белән
Яшәрә Яңавылым.
Балаларның шат тавышыннан
Гөрләп тора авылым.

Истә һаман болыныңда
Чабышкан колыннарың.
Сагындыра Чүмгәләк күл,
Җиләкле аланнарың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »