Моңсу җыр

Миннән башка эри карлар быел,
Миннән башка тама тамчылар.
Юри үртәгәндәй, актарылып,
Ярсып-ярсып ага ташулар.

"Язлар дәрте синдә сүнмәс" — диеп,
Нигә инде яшьлек алдаган?
Кәгазь көймә ясап йөздерергә
Чыгып чабар хәлем калмаган.

Чыр-чу килеп йөргән малайларны
Тәрәз аша гына күзәтәм.
Язгы сулар ага бөтерелеп,
Бер тамчысы минем күзләрдә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »