Сөю сере

Категория: көе сүзләре

Күңел кичерешләреңне
Чыгарма син күзеңә.
Сөю сүздән сизелми ул,
Карашлардан сизелә.

Эндәшмисен, сөйләшмисен,
Әллә нинди син менә…
Сөю бит ул әнә шундый
Сәерлектән сизелә.

Сөйләшкәндә күзләреңне
Яшерәсен син генә.
Сөю бит ул карашларны
Яшерүдән сизелә.

Эндәшмисен, сөйләшмисен,
Әллә нинди син менә…
Сөю бит ул әнә шундый
Сәерлектән сизелә.

Иң кадерле хисләреңне
Яшерергә иде дә…
Ничек кенә яшерсәң дә
Сөю бит ул!.. Сизелә!..

Эндәшмисен, сөйләшмисен,
Әллә нинди син менә…
Сөю бит ул әнә шундый
Сәерлектән сизелә

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »