Туганнарның кадерен бел!

Без — әтинең биш баласы.
Биш баласы — без, биш бармак.
Язмыш җилләре кагылмас,
Биш туган гел бергә булсак.

Зиһай ятлар туган түгел.
Үз туганыңның кадерен бел!
Үлгәненең каберен бел,
Исәненең кадерен бел!!
Бу тормышка бер килгәнбез,
Гомер кыска, гомерләр бер!

Тормыш күп чак мәрхәмәтсез:
Сөйгән ташлый да, дус сата.
Туган туган булып кала,
Җан тартмаса да, кан тарта .

Зиһай ятлар туган түгел.
Үз туганыңның кадерен бел!
Үлгәненең каберен бел,
Исәненең кадерен бел!!
Бу тормышка бер килгәнбез,
Гомер кыска, гомерләр бер!

Беребез дә мәңге түгел,
Бу дөньяда кунак кына.
Бер-беребезгә терәк булып
Яшик гөрләп, җырлап кына.

Зиһай* ятлар туган түгел.
Үз туганыңның кадерен бел!
Үлгәненең каберен бел,
Исәненең кадерен бел!!
Бу тормышка бер килгәнбез,
Гомер кыска, гомерләр бер!

——
* Зиһай (диалект., башкорт) — җиде

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (14 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »