Көзге гөлләр

Категория: көе сүзләре

Язларымда сине очратмадым…
Син кайларда идең элгәре?
Соңга калып килгән сөю сыман,
Чәчәк аткан көзнең гөлләре.

Көзләрен дә гөлләр чәчәк ата,
Тик кайтмый шул, кайтмый яз гына.
Эх, ниләргә көзге чәчәкләрнең
Гомерләре шундый аз була?!

Күңелләрдән әле яз китмәгән,
Сөю назы балкый күзләрдә.
Язларымда сине очратмадым
Син кайларда идең ул мәлдә?!

Көзләрен дә гөлләр чәчәк ата,
Тик кайтмый шул, кайтмый яз гына.
Эх, ниләргә көзге чәчәкләрнең
Гомерләре шундый аз була?!

Көзен чәчәк аткан гөлләр сыман
Үкенечле сине сөюем.
Татлылардан татлы газабым да,
Ачы бәхетем дә син минем.

Көзләрен дә гөлләр чәчәк ата,
Тик кайтмый шул, кайтмый яз гына.
Эх, ниләргә көзге чәчәкләрнең
Гомерләре шундый аз була?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
« »