Үткәннәргә карап

Категория: көе сүзләре

Ә мин сине көтмим,
Назлар өмет итмим.
Үтте инде, үтте ул чаклар.
Кабатланмый бит ул,
Кабат янмый бит ул
Үткәннәрдә яккан учаклар.

Син дә мине көтмә
Назлар өмет итмә —
Үткәннәргә юллар өзелгән.
Сүреләсе хисләр
Сүрелгәннәр күптән,
Түгеләсе яшьләр түгелгән.

Инде сине көтмим
Берни өмет итмим,
Тик җанымда әле һаман син.
Син бит минем ярам,
Әрнер өчен һаман
Үткәннәрдә калган ярам син.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (20 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »