Китмик әле яшьлек иленнән

Еллар да һәм гасырлар да уза,
Картаябыз без дә, дисеңме?!
Ә мин бер дә картаймыймдыр кебек,
Яшәрәмдер генә шикелле.

Күзләреңне алма, алма күзләремнән,
Кулларыңны алма, алма билемнән…
— Гомер үтә бирсен, ә без синең белән
Китмик әле, китмик яшьлек иленнән.

Яшик әле яшьлек илләрендә,
Саф хыяллы гүзәл дөньяда.
Иртә язда уяналмый калган
Хисләр әле яңа уяна.

Күзләреңне алма, алма күзләремнән,
Кулларыңны алма, алма билемнән…
— Гомер үтә бирсен, ә без синең белән
Китмик әле, китмик яшьлек иленнән.

Яктылыклар алып яшик әле
Яңа туган һәрбер көннән без.
Без гомернең татлы мизгелләрен
Озайтырга җиргә килгәнбез.

Күзләреңне алма, алма күзләремнән,
Кулларыңны алма, алма билемнән…
— Гомер үтә бирсен, ә без синең белән
Китмик әле, китмик яшьлек иленнән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »