Урамнарда буран

Категория: көе сүзләре

Урамнарда — буран…
Җаннарымда — буран…
Бураннарга дөньям уралган.
Җаннарыма сыймый,
Урамнарда уйный
Син кузгатып киткән бураннар.

Урамнарда — буран,
Җаннарымда — буран..
Бураннарда йөрим адашып…
Ялгызлыктан тагын,
өзгәләнә җаным,
Адашасы иде парлашып.

Куеныма таңда
Ала алмасам да
Моңнарыма сине урадым.
Җаным сулкылдавын
Бураннарым тагын
Сагыш җыры итеп җырлады.

Синсез мизгелдә мин
Тынгылык эзләмим —
Тынлыкларда әрни яралар.
Үз теләгем белән
Бураннарга керәм —
Бураннарда җанга дәва бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »