Син минеке

Категория: көе сүзләре

Эндәшмисең, ник дәшмисең,
Килмиме сер бирәсең?!
Сер бирсәң дә, бирмәсәң дә
Син минеке генәсең.

Мин синеке, тик синеке,
Син минеке генәсең.

Миңа гына буласыңны
Син үзең дә беләсең.
Син үзең дә күңеленнән
Мин синеке, диясең.

Мин синеке, син минеке,
Син минеке генәсең.

Син беләсен, аерылсак,
Үзәкләр өзеләсен.
"Яратам!" — дип әйт инде бер,
Кара да күземә син.

Мин синеке, тик синеке.
Син минеке генәсең.

Дуслар безнең мәхәббәткә
Озын гомер теләсен.
Араларга җил кермәсен,
Үзәкләр өзелмәсен.

Мин синеке, тик синеке.
Син минеке генәсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »