Пучы җыры

Категория: көе сүзләре

Сизми калам — үзем килеп чыгам
Борылмалы юлларына Пучының.
Йөрәгемә бетмәс кодрәт бирә
Гөрләп аккан чишмәләрнең тылсымы.

Бу дөньяда барыбыз да,
Барыбыз да юлчы.
Син калырсың мәңгелеккә,
Мәңгелеккә, Пучы!

Гомер буе һич тә җитә алмыйм
Уйларымның-хыялларның очына.
Колшәрифнең рухы-әманәте
Гасыр кичеп килгән Пучыга.

Бу дөньяда барыбыз да,
Барыбыз да юлчы.
Син калырсың мәңгелеккә,
Мәңгелеккә, Пучы!

Иделләргә, Урал-тауларга да
Юллар алып китә шушыннан.
Актанышның серле йөзек кашы
Бизәлгәндер-ясалгандыр Пучыдан.

Бу дөньяда барыбыз да,
Барыбыз да юлчы.
Син калырсың мәңгелеккә,
Мәңгелеккә, Пучы!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »