/Марс Кәшипов эшкәртүендә/
Бала чагым синдә үтте минем,
Хәзер яшим синнән аерылып.
Әгәр көтсәң мине, туган ягым,
Кайтыр идем сиңа ашкынып.
Их, Апас буйлары ла,
Ямьле урман юллары.
Сокланып туя алмаслык
Аның Зөя сулары.
Китсәм дә мин синнән еракларга,
Кайтырмын мин сиңа тагын да.
Синдә калды яшьлегем таңнары,
Бик өзелеп сөйгән ярым да.
Их, Апас буйлары ла,
Ямьле урман юллары.
Сокланып туя алмаслык
Аның Зөя сулары.
Туган ягым — Зөя буйларыңның
Күпме сукмакларын таптадым.
Күпме җирләр үттем сине уйлап,
Җаныма тик тынгы тапмадым.
Их, Апас буйлары ла,
Ямьле урман юллары.
Сокланып туя алмаслык
Аның Зөя сулары.