Кайтам сиңа, Арча

Синең турындагы җырны, Арчам,
Җырламый мин түзмим кая барсам.
Җырлар ягы, моңнар ягы, Арчам,
Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам.

Суза Арча поездлары
Гудокларын, гудокларын.
Сорый алар: «Туган якны
Онытмадың?» (… Онытмадым!)
Чаба Арча поездлары,
Җырлар җырлап, кырлар буйлап.
Кайтып киләм, Арча, сине уйлап.

Арча ягы — данлы Казан арты,
Улларыңны белә дөнья халкы.
Талантлы син, илһам канатлы син,
Берүзеңдә күпме йолдыз балкый.

Суза Арча поездлары
Гудокларын, гудокларын.
Сорый алар: «Туган якны
Онытмадың?» (… Онытмадым!)
Чаба Арча поездлары,
Җырлар җырлап, кырлар буйлап.
Кайтып киләм, Арча, сине уйлап.

Туган ягым минем, ямьле Арчам,
Сиңа кайтам, юллар йөреп арсам.
Туган ягым минем, гүзәл Арчам,
Кайтмас идем, синсез яши алсам.

Суза Арча поездлары
Гудокларын, гудокларын.
Сорый алар: «Туган якны
Онытмадың?» (… Онытмадым!)
Чаба Арча поездлары,
Җырлар җырлап, кырлар буйлап.
Кайтып киләм, Арча, сине уйлап.

Голосов пока нет
« »