Кушлавыч каеннары

Кушкаеннар шаулый Кушлавычта,
Йөрәкләрне ялгый сагыш-моң.
И Кушлавыч, тәүге бишеге син
Тукай моңы иңгән язмышның.

И Кушлавыч, җырга юл ярганда
Каеннарның чугын тарама,
Халык кичерешләре, тирән үкенечләре
Сызлый йөрәктәге ярада.

Юлчыларның якты хәтер фалы
Кушкаенга кунар кошлар ич!
Җырлап сулган ятим шагыйреңне
Сагынасың, изге Кушлавыч.

И Кушлавыч, җырга юл ярганда
Каеннарның чугын тарама,
Халык кичерешләре, тирән үкенечләре
Сызлый йөрәктәге ярада.

Тукай җаны төсле үрсәләнеп
Уза еллар көрәш гамендә.
Гасырлардан әрнү саркып тора
Каеннарның күз яшьләрендә.

И Кушлавыч, җырга юл ярганда
Каеннарның чугын тарама,
Халык кичерешләре, тирән үкенечләре
Сызлый йөрәктәге ярада.


* Арча районының Г. Тукай исемендәге колхоз рәисе Фәйзиев Ринат Габделфәртович заказы буенча язылган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (3 голоса)
« »