Кырлай каеннары

Категория: көе сүзләре

Ераклардан сагынып килдем монда,
Тукай җаны дәште үзенә.
Гомер буе җыйган сагышларны
Сөйләү мөмкинмени тиз генә?

Кырлай каеннары,
Кырлай каеннары,
Аңлыйсыздыр мине сез генә.

Әллә инде үсеп чыктыгызмы
Нәни Апуш баскан эзләрдән?
Һәркем монда үзенә моң ала
Сез җырлаган «Әллүки»ләрдән.

Кырлай каеннары,
Кырлай каеннары,
Чын, безнеңчә милли көйләрдән.

Хәзер инде һәр яз килгән саен
Күңелемдә яфрак ярырсыз.
Бөтен гомрем буе юлларымда
Шаулый-шаулый озатып барырсыз.

Кырлай каеннары,
Кырлай каеннары,
Сез бу җирдә мәңге калырсыз,
Күңелләрдә яфрак ярырсыз,
Сез бу җирдә мәңге калырсыз.

Голосов пока нет
« »