Ай, җаный, суларда (беренче вариант)

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.

Өй эчләренә керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм —
Син матур күренәсең.

Ай, җаный, күз нурым,
Син матур күренәсең.

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.

Ай, җаный, күз нурым, —
Чибәрлеккә чамасыз.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәм ич,
Төсең итеп йөртермен.

Ай, җаный, керфегең,
Төсең итеп йөртермен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »