Кайтам әле Сикертәнгә

Кайтам әле, кайтам Сикертәнгә,
Анда әнкәм, анда дусларым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым,
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.

Су буенда шомырт исе,
Таң алдыннан кошлар сайрый.
Кулларыңда моңлы тальян гармун,
Су буенда шомырт исе,
Таң алдыннан кошлар сайрый.
Кулларыңда моңлы тальян гармун,
Чибәр егет кызлар сайлый.

Гөлбакчалы минем Сикертәнем,
Нишләп синнән, синнән киткәнмен?
Башым иеп, чишмәләрнең суын
Синдә бит мин, авылым, эчкәнмен.
Башым иеп, чишмәләрнең суын
Синдә бит мин, авылым, эчкәнмен.

Су буенда шомырт исе,
Таң алдыннан кошлар сайрый.
Кулларыңда моңлы тальян гармун,
Су буенда шомырт исе,
Таң алдыннан кошлар сайрый.
Кулларыңда моңлы тальян гармун,
Чибәр егет кызлар сайлый.

Кайтам әле, кайтам Сикертәнгә,
Анда әнкәм, анда дусларым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым.
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.
Шунда иде, шунда сөйгән ярым.
Яшьлегемдә йөргән сукмагым.

Су буенда шомырт исе,
Таң алдыннан кошлар сайрый.
Кулларыңда моңлы тальян гармун,
Су буенда шомырт исе,
Таң алдыннан кошлар сайрый.
Кулларыңда моңлы тальян гармун,
Чибәр егет кызлар сайлый.


* Питрәч районының «Салмыч» агрофирмасы директоры Хөснетдинов Илсур Гайнетдинович заказы буенча язылган.

Голосов пока нет
« »