Син, изге Кырлаем

Синдә, Кырлай, кайнар моң дәрьясы,
Синдә гөлләр һәрчак бөредә.
Үреңдәге шаулы карурманнар
Бигрәк серле булып күренә.

Шул урман-кырларны Тукаең
Тылсымлы җыр белән бизәде.
Хаҗ кылу төбәге син, изге Кырлаем —
Халкымның сафлану үзәге.

Мәрхәмәткә, назга төреп, Кырлай,
Шагыйрь хакын, Алла хакларын
Күп гасырлар, изге ана сыман,
Күкрәгеңә кысып сакладың.

Шул урман-кырларны Тукаең
Тылсымлы җыр белән бизәде.
Хаҗ кылу төбәге син, изге Кырлаем —
Халкымның сафлану үзәге.

Иң мөкатдәс шигъри хиснең, Кырлай,
Тамырлары синдә, тирәндә.
Күкләреңнән рухи нур бөркелә
Рәхмәт әйтеп башым игәндә.

Шул урман-кырларны Тукаең
Тылсымлы җыр белән бизәде.
Хаҗ кылу төбәге син, изге Кырлаем —
Халкымның сафлану үзәге.

/ Арча районының Тукай-Кырлай исемендәге колхоз рәисе Сәлахов Фидаил Фарух улы һәм авыл Советы рәисе Мортазин Фарух Әхәт улы заказлары буенча язылган /

Голосов пока нет
« »