Биектавым, онытмамын…

Биектауның, һай, таулары,
Тау астында таллары.
Җаны барлар шул талларны,
Таллардагы былбылларны
Ташлап китә аламы?
Биектауның болыннары,
Басулары, кырлары…
Кырларына зәңгәр күктән
Көмеш тәңкә чыңы булып
Сибелә тургай моңнары.

Биектавым, Биектавым,
Гомердә дә онытмамын
Синдә откан җырларны.
Кайларга гына барсам да,
Ничекләр генә арсам да,
Сиңа илтер юлларым.

Биектауның урманнары,
Урманнарда аланы.
Ятим итмә, Биектавым,
Урмандагы аланнарда
Аунап үскән балаңны.
Биектауның киң юллары
Офыкларга тоташкан.
Баш очымда — алтын кояш,
Алда — яшьлек, алда — җырлар,
Алда — бәхет тоташтан.

Биектавым, Биектавым,
Гомердә дә онытмамын
Синдә откан җырларны.
Кайларга гына барсам да,
Ничекләр генә арсам да,
Сиңа илтер юлларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »