Хәтеремдә — Битаман

Әй Биектау ягы!
Бабайларның даны
Тарих булып хәтергә төшә:
Яралы җайдаклар,
Арган аргамаклар
Ашыт-судан иелеп су эчә.

Битаман — туган төбәгем,
Битаман — үскән җирем.
Битаман — гомер терәгем,
Яшел бишегем минем.

Урман-болыннарың,
Басу һәм кырларың
Чиккән сөлге булып җәелгән.
Яз һәм көз бар анда,
Кышкы ап-ак кар да,
Шау чәчәкле яшел җәең дә.

Битаман — туган төбәгем,
Битаман — үскән җирем.
Битаман — гомер терәгем,
Яшел бишегем минем.

Хезмәт сөйгән халкың
Эштә — утлы ялкын.
Ял иткәндә җырга, моңга бай.
Язгы эшләр беткәч,
Сабантуйлар җиткәч
Бәйрәм итә һәр елны шулай.

Битаман — туган төбәгем,
Битаман — үскән җирем.
Битаман — гомер терәгем,
Яшел бишегем минем.

Голосов пока нет
« »