Килдураз

Килдураз авылы кайда? —
Зөя буе тугайда.
«Килдураз — туган җирем», — дип
Сайрый анда тургай да.

Кайтсын сиңа, адашмасын
Кошларың, Килдуразым!
«Килдураз! Килдураз!» — диеп
Кычкырадыр кыр казың.

Кайтмады тик кыр казлары,
Ямансу килде бу яз…
Яудан кайтмаган улларын
Һаман көтә Килдураз.

Кайтсын сиңа, адашмасын
Кошларың, Килдуразым!
«Килдураз! Килдураз!» — диеп
Кычкырадыр кыр казың.

Иделләргә аксын Зөя,
Сулары саекмасын.
Суларым саекты, диеп,
Килдураз боекмасын.

Кайтсын сиңа, адашмасын
Кошларың, Килдуразым!
«Килдураз! Килдураз!» — диеп
Кычкырадыр кыр казың.

Көтәсең микән мине дә,
Кайтам сиңа, Килдураз.
Исән-саулар кайтмый калмас,
Килдуразга килде яз!

Кайтсын сиңа, адашмасын
Кошларың, Килдуразым!
«Килдураз! Килдураз!» — диеп
Кычкырадыр кыр казың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »