Аксарым каеннары

Сокланмый калып буламы
Яныгыздан үткәндә?
Онытырмын дип уйлама,
Еракларга киткәндә.

Исләреңә төшкән чакта
Яшьлегеңә кайтырсың.
Төшләреңә кергән саен
Күңелең юатырсың.

Кеше йөрәге таш түгел,
Эреми буламыни?
Ак каеннар каршы алгач,
Күңелең туламыни?

Исләреңә төшкән чакта
Яшьлегеңә кайтырсың.
Төшләреңә кергән саен
Күңелең юатырсың.

Бәхет теләп озатып калган
Каршы алган чаклары.
Олы юл маяклары сез,
Аксарым каеннары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (5 голосов)
« »