Нурлы безнең Кукмарабыз

Категория: көе сүзләре

Урал тавы итәгендә
Безнең Кукмара ята.
Киң кырларга дәшеп безне
Таңнар иртәрәк ата.

Нурлы безнең Кукмарабыз,
Бер генә килеп карагыз!
Таулары, үзәннәре…
Бер дигән гүзәлләре.

Аллы-гөлле нурлар бөркеп
Елмая безнең өйләр.
Безнең Кукмара яшьләрен
Алтын йөрәкле, диләр.

Нурлы безнең Кукмарабыз,
Бер генә килеп карагыз!
Таулары, үзәннәре…
Бер дигән гүзәлләре.

Юллар, юллар, борма юллар
Алып киткәли безне.
Китсәк тә, сагынып кайтабыз
Үз туган җиребезне.

Нурлы безнең Кукмарабыз,
Бер генә килеп карагыз!
Таулары, үзәннәре…
Бер дигән гүзәлләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »