Сагындым сине, Дусай

Кичексәм, кичерә торган
Дусларым бар Дусайда.
Кайтам әле, кайтам, Дусай,
Сагындырдың бу айда.

Синдә үтте сабый чагым,
Синдә канат кагындым.
Иркен давылларда уйнап очкан бергә
Их, дусларым, сезне сагындым!

Ятсам, төшләремдә күрәм
Гүзәл туган ягымны.
Әнкәем иркәләве күк
Җилләрең дә ягымлы.

Синдә үтте сабый чагым,
Синдә канат кагындым.
Иркен давылларда уйнап очкан бергә
Их, дусларым, сезне сагындым!

Күрдем бик күп гүзәл җирләр,
Өздем алсу гөлләрен,
Суын эчтем чишмәләрнең,
Кичтем инеш-күлләрен.

Синдә үтте сабый чагым,
Синдә канат кагындым.
Иркен давылларда уйнап очкан бергә
Их, дусларым, сезне сагындым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
« »