Сарабиккол авылы җыры

Категория: көе һәм сүзләре

Гүзәл Сара, батыр Биккол
Исемен йөртә авылым.
Шул авылны сагынып кайтам
Ямансулап һәр елны.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Әрәмәсе аша үтәм,
Шомыртын авыз итәм.
Аерылганга күп тә түгел,
Кабат кавышуны көтәм.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Сарабиккол чишмәләре
Челтерәп ага микән?
Сагынуларым бетәр иде,
Шул чишмә суын эчсәм.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »