Мамадышның һәр урамы
Нөкърәткә алып төшә.
Су керергә ашыгамы —
Каеннар йөгерешә.
Дулкыннарда тибрәлим дә
Ял алыйм йөрәгемә.
Кама — Вятка кавышкан җир,
Чулман — Нөкърәт кавышкан як
Бездә, тик бездә генә.
Әй Мамадыш, син — гүзәл кала,
Синдә йөрәгем мәңгегә кала.
Шәһәремне алтын иген
Дулкыннары ураган.
Иген игү — изге мирас
Болгар торган чорлардан.
Дулкыннарда тибрәлим дә
Ял алыйм йөрәгемә.
Кама — Вятка кавышкан җир,
Чулман — Нөкърәт кавышкан як
Бездә, тик бездә генә.
Әй Мамадыш, син — гүзәл кала,
Синдә йөрәгем мәңгегә кала.
Бүгенгесе якты, матур,
Киләчәге гөлгә тиң.
Хезмәт сөйгән якташларга
Бездә мәйдан иркен, киң.
Дулкыннарда тибрәлим дә
Ял алыйм йөрәгемә.
Кама — Вятка кавышкан җир,
Чулман — Нөкърәт кавышкан як
Бездә, тик бездә генә.
Әй Мамадыш, син — гүзәл кала,
Синдә йөрәгем мәңгегә кала.