Каршы ала Шәмәрдән

Ай калка урман артыннан
Шәмәрдәннең күгендә.
Шәмәрдәннең айлы киче
Кайларда да күңелдә.

Шәмәрдәнгә дуслар килсә,
Кунак булып шәһәрдән,
Күгенә аен кабызып
Каршы ала Шәмәрдән.

Шәмәрдән кичләре моңлы,
Сагынгангадыр инде.
Шәмәрдәндә узган гомер
Моңнар тулы җыр инде.

Шәмәрдәнгә дуслар килсә,
Кунак булып шәһәрдән,
Күгенә аен кабызып
Каршы ала Шәмәрдән.

Шәмәрдән туган җиребез,
Гомер кичергән урын.
Кошлар түгел, дуслар бүген
Җырлый Шәмәрдән җырын.

Шәмәрдәнгә дуслар килсә,
Кунак булып шәһәрдән,
Күгенә аен кабызып
Каршы ала Шәмәрдән.


* Саба районының Шәмәрдән ит комбинаты директоры Нигъмәтҗанов Илдар Фәтхерахманович заказы буенча язылган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »