Саумы, Саба-йорт

Категория: көе сүзләре

Саба җилләре исә таңнарда,
Сандугачлары сайрый талларда.
Казан артында — моңлы төбәктә
Чишмә җырлары чыңлый йөрәктә.

Саумы, Саба-йорт, әй, Олы Саба,
Ашкын суларың Иделгә ага.
Мәңге китмәскә кайтучыларга
Җилеңне юлдаш итсәңче, Саба.

Мишәләр җире, чишмәләр иле,
Синнән киткәннәр кайтырлар кире.
Ата-бабалар салган нигезгә
Рәхим итегез, күңел киң безнең.

Саумы, Саба-йорт, әй, Олы Саба,
Ашкын суларың Иделгә ага.
Мәңге китмәскә кайтучыларга
Җилеңне юлдаш итсәңче, Саба.

«Байлар Сабасы» диеп аталдың,
Каһарман уллар белән макталдың.
Болгар һәм Сувар-кала янында
Чал дастаннарда син урын алдың.

Саумы, Саба-йорт, әй, Олы Саба,
Ашкын суларың Иделгә ага.
Мәңге китмәскә кайтучыларга
Җилеңне юлдаш итсәңче, Саба.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »