Теләче (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сандугачның сайраганын тыңлыйм,
Җырлыйсы килә, көләсе килә.
Яңа бәхет теләп, алсуланып
Таң беленеп килә Теләчедә.

Колач җәеп сәламлимен
Теләче каеннарын.
Саумы, олы юлга озаткан
Кадерле туган ягым.

Табигатьнең гүзәл почмагына,
Борылып аккан Мишә буена
Сагынып балалары кайта
Теләчегә — сабан туена.

Колач җәеп сәламлимен
Теләче каеннарын.
Саумы, олы юлга озаткан
Кадерле туган ягым.

Хезмәт сөйгән халкың моңга гашыйк,
Җырлый синең иген кырларың.
Арышларың көен отып алып
Мин дә яңа җырлар җырлармын.

Колач җәеп сәламлимен
Теләче каеннарын.
Саумы, олы юлга озаткан
Кадерле туган ягым.

Голосов пока нет
« »