Безнең Чирмешән

Категория: көе сүзләре

Безнең як туйларын, Чирмешән буйларын
Күрсәгез, сагынып сөйләрсез.
Бер гашыйк итсәләр бездәге гүзәлләр,
Гомерләр кичкәнче сөйләрсез.

Таллыклы ярларда кавыша ярлар да,
Булырбыз дип мәңге гел бергә…
Чирмешән агышын, чишмәләр тавышын
Онытмас сөйгәннәр гомергә.

Киленнәр үз итәр, тормышлар шат үтәр,
Сөюләр сүрелми бу җирдә.
Чирмешән синең дә яшәр гел күңелендә,
Бәхетең табарсың биредә.

Таллыклы ярларда кавыша ярлар да,
Булырбыз дип мәңге гел бергә…
Чирмешән агышын, чишмәләр тавышын
Онытмас сөйгәннәр гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »