Алпар таңнары

Алпар кырларында таңнар ата,
Кошлар сайрый назлап күңелне.
Яшьлек тойгылары синдә туды,
Синдә яшәү миңа күңелле.

Әй, Алпарым, Алпарым,
Синдәй ямьле кайда бар тагын?

Моңнар суза тальян, җырлар суза,
Чирмешән буйларын яңгыратып.
Туган авылым, үстердең син мине,
Яшел чирәмнәрдә уйнатып.

Әй, Алпарым, Алпарым,
Синдәй ямьле кайда бар тагын?

Яратам мин туган авылымны,
Шат күңелле эшчән яшьләрен.
Бөек хезмәт белән даннар алган
Батыр халкын, гүзәл кешеләрен.

Әй, Алпарым, Алпарым,
Синдәй ямьле кайда бар тагын?

Алпар күлләрендә йөзә үрдәк,
Оча казлар, канат кагынып.
Читтә торган авылдашлар кайта,
Кайта үз Алпарын сагынып.

Әй, Алпарым, Алпарым,
Синдәй ямьле кайда бар тагын?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »