Кәләй урамы көе

Кәләй урамнары да
Озын урам,
Баш-башында тимер лә,
Ай-һай лай, кулиса.

Кычкырам, кычкырам ла,
Аваз бирми,
Кәләй урамнары ла,
Ай-һай лай, җук исә (юк исә).

Агыйделкәйләргә ләй
Без төшәрбез,
Колачларны җәеп лә,
Ай-һай ла, йөзәрбез.

Кычкырырлар күкеләр,
Сайрар былбыл,
Шул чагында ничек ләй,
Ай-һай лай, түзәрбез.

Голосов пока нет
« »