Әтнә гүзәлләре

Мактала безнең Әтнөбез
Эш сөйгән халкы белән.
Саф күңеле, нурлы йөзе,
Ягымлы сүзе белән.

Ашыт суы буйларын,
Тукай йөргән юлларын,
Әтнә ягы гүзәлләрен
Күреп күзем туймады.

Әтнә ягы җыр-биюле,
Мәңге якын күңелгә.
Шуңа да аның шөһрәте
Таралды бөтен илгә.

Ашыт суы буйларын,
Тукай йөргән юлларын,
Әтнә ягы гүзәлләрен
Күреп күзем туймады.

Йөрәгеңә тиң булырлык
Мәхәббәт — синең телең.
Игенчеләр, терлекчеләр
Яшәгән туган җирем.

Ашыт суы буйларын,
Тукай йөргән юлларын,
Әтнә ягы гүзәлләрен
Күреп күзем туймады.

Голосов пока нет
« »