Мамышым

Күпме какты-сукты сине
Язмыш җиле-давылы!
Ә шулай да исән калдың,
Җиңүче син, авылым.

Әй, Мамышым, Мамышым,
Синең язмышың шикелле
Үземнең дә язмышым.

Иртәнге чык хәтерләтә
Бабамнар күз яшьләрен.
Өйләреңдәй сирәкләнде
Минем дә чал чәчләрем.

Әй, Мамышым, Мамышым,
Синең язмышың шикелле
Үземнең дә язмышым.

Буш нигезләр саны кадәр
Йөрәгемдә яралар.
Ярый әле, урамыңда
Күренгәли балалар.

Әй, Мамышым, Мамышым,
Синең язмышың шикелле
Үземнең дә язмышым.

Су буйларың ямьләндереп
Үсеп килә талларың.
Шул таллардай яшәрә бар,
Якты булсын таңнарың.

Әй, Мамышым, Мамышым,
Синең язмышың шикелле
Үземнең дә язмышым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »