Петропавел

Сикереп төштем бакчага
Нәзек чыбык алмага;
Нәзек чыбык, тал чыбык ла,
Җанкәй көтә талчыгып.

Урамыгыз төз түгел,
Төзүчесе без түгел;
Кызларыгыз ялынмагач,
Ялынучы без түгел.

Сездә айның ничәсе,
Бездә кадер кичәсе;
Җанкәй кушкан кич кунарга,
Барасымы, нишләсе?


* Петропавел — Казахстандагы шәһәрнең татар бистәсендә туган җыр. Солтан Габәши архивыннан. Фольклор белгече Геннадий Макаров тапшырды.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »