Ак Мәчет

Сач үргечем хәтфәдер лә,
Очларында тәңкәдер шул;
Минем җаныйны сорасаң,
Мәдрәсәдә хәлфәдер.

Алмагачта биш алма,
Мин алмасам, син дә алма;
Дөньялыкта кавышмасак,
Мин үлгәндә син калма.

Алма алсак, икәү алыйк,
Икәү бергә бүләрбез;
Сәфәр китсәк, икәү китик,
Икәү бергә үләрбез.


* Ак мәчет — Кырымдагы Симферополь шәһәренең элеккеге исеме. Солтан Габәши архивыннан. Фольклор белгече Геннадий Макаров транскрипциясендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (7 голосов)
« »