Өлкенде

Йөгерө-йөгерә тоталмадым
Суда йөзгән үрдәкне;
Сиңа гашыйк булдым инде,
Яндырмачы йөрәкне.

Су өстендә көймәләр,
Кызлар аяк тибәләр;
Гыйшык тоткан яшь егетләр
Саргаешып кибәләр.

Җәйнең кызу көннәрендә
Бал тамадыр алмадан;
Кайчан вакыт җитәр икән
Кавышырга Алладан.

Ике битем саргайды ла
Эчем тулы сагышка;
Елап кычкырып уянам
«Җаный!» дигән тавышка.


* Өлкенде — Башкортостандагы татар авылы исеме.
Солтан Габәши архивыннан. Фольклор белгече
Геннадий Макаров транскрипциясендә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »