Мөслимем

Син минем үз илем, үз әнкәм, үз телем,
Син минем иң татлы җимешем.
Аерылып китсәм дә чит җиргә, еракка,
Моң булып төшемә керерсең.

Мөслимем, Мөслимем,
Син — бәллүр бишегем.
Күңелемне җыр булып
Тирбәтә исемең, тирбәтә исемең.
Кайларда йөрсәм дә,
Яшәсәм-торсам да,
Синнән ваз кичмимен,
Син минем Мөслимем,
Син минем Мөслимем.

Мин — синең туфрактан җан алган үз балаң,
Ыгыңа кушылган инешең.
Сагынудан яралган иң матур, иң моңлы
Җыр булып төшемә керерсең.

Мөслимем, Мөслимем,
Син — бәллүр бишегем.
Күңелемне җыр булып
Тирбәтә исемең, тирбәтә исемең.
Кайларда йөрсәм дә,
Яшәсәм-торсам да,
Синнән ваз кичмимен,
Син минем Мөслимем,
Син минем Мөслимем.

Күңелемдә юк башка җирләргә урыным,
Онытылыр, сагынмас түгелсең.
Яз саен иленә юл тапкан кошлардай
Әйләнеп кайтырмын, күрерсең.

Мөслимем, Мөслимем,
Син — бәллүр бишегем.
Күңелемне җыр булып
Тирбәтә исемең, тирбәтә исемең.
Кайларда йөрсәм дә,
Яшәсәм-торсам да,
Синнән ваз кичмимен,
Син минем Мөслимем,
Син минем Мөслимем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.4 (20 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »