Томырылып, зәңгәр яулык изәп, поезд чаба,
Ялан тәпи йөгерә яшь (ак) каеннар миңа таба.
Барыр юлым иркен басу, кырлар аша үтә,
Алда мине янар учак булып өмет көтә.
Ыргый поезд, дулкынланып юллар атылып кала,
Туган илем, гүзәл җирем мине назлап бара.
Китми булмый, сукмакларым кырлар аша үтә,
Айлы кичтә янар учак булып өмет көтә.
Юл читендә ялгыз нарат кебек калдың басып,
Кайтыр өчен китеп барам синнән, саубуллашып.
Юллар көтә мине, җырлар (дуслар) көтә, шуңа китәм,
Аерылу синнән (иркәм) бигрәк авыр, авыр икән.