Синнән башка (икенче вариант)

Таңнар сихри атмый син булмагач,
Йолдызларның кими яктысы.
Синең белән генә тормыш ямьле,
Сөюнең дә син иң яктысы.

Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә —
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел,
Мин үзем дә үзем түгел —
Синнән башка.

Синең белән генә мин бәхетле,
Синдә генә сөю, синдә — наз.
Борчуларның барын онытамын,
Син булганда — җанда тоташ яз.

Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә —
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел,
Мин үзем дә үзем түгел —
Синнән башка.

Синең сөю дәшә киңлекләргә,
Синең сөю өнди өметкә.
Синең сөю — язмыш бүләгедер.
Синең сөю — мина бәхеткә.

Хыяллар тормышка ашмый,
Күңелем назлардан ташмый,
Көннәр дә төнгә әйләнә —
Синнән башка.
Яшәвем дә яшәү түгел,
Сине генә көтә күңел,
Мин үзем дә үзем түгел —
Синнән башка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »