Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың;
Нинди кыллар чиртте, бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?
Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.
Уйладым мин яшьлегемне,
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар…
Син сазыңны уйнадың.
Чыңлаган шул кылларыңдай,
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.
Үтте айлар, үтте еллар,
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.
Аһ, терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.
Яңгырап үтте гомерләр,
Син сазыңны уйнадың.