Яз җилләре

Күрми генә язны яши идем,
Ниләр булды икән. Белмим мин…
Җир йөзенә шашып яз килгәндә
Эллә нигә сине уйлыйм мин.

Сөю хисе тулып ташкан чакта
Соң булмасын диеп иртәгә
Тапшырыгыз сәлам, яз җилләре,
Таң атканда иркәмә.

Араларга яткан мең-мең чакрым
Була алмас миңа киртәләр.
Очкын чәчеп янган синең күзләр
Еракта да тынгы бирмиләр.

Сөю хисе тулып ташкан чакта
Соң булмасын диеп иртәгә
Тапшырыгыз сәлам, яз җилләре,
Таң атканда иркәмә.

Яз җилләре белән минем назым
Йөрәгеңә килеп кагылсын.
Сүзләремдә нинди мәгънә барын
Алар килеп сиңа тапшырсын.

Сөю хисе тулып ташкан чакта
Соң булмасын диеп иртәгә
Тапшырыгыз сәлам, яз җилләре,
Таң атканда иркәмә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »