Абау, уф аллам

Йөрәгемне яндырадыр
Бер мәхәббәт ялкыны.

Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр, туган илләр
Төштә күрсәм дә файда.

Файда бирми һич тә миңа
Бозлы суның салкыны.

Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр берни түгел
Туган-үскән ил кайда?

Сине сагынып, сине сагынып
Чит илләрдән килдем мин…

Абау, уф аллам,
Йөргән җирләрем кайда?
Йөргән җирләр, туган илләр
Төштә күрсәм дә файда…
Йөргән җирләр берни түгел
Туган-үскән ил кайда?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (43 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »